Илдар Гыйльметдинов Чүпрәле районында булды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

   Бүген Чүпрәле районында эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булып китте.

   Визит кысаларында ул җитәкчеләр белән традицион киңәшмәдә катнашты, анда ил җитәкчелеге алдында торган бурычлар турында сөйләде, гамәлгә ашырыла торган программалар белән таныштырды.

   Аннары Депутат район халкы белән очрашты, аларның проблемаларны, теләкләрен тыңлады. Хәл ителмәгән мәсьәләләрне дә шәхси контрольгә алды.

   Шулай ук Илдар Гыйльметдинов район башлыгы Марат Гафаров белән Иске Элмәледән Альбина һәм Николай Жирновлар хуҗалыгында булды, аларның сулы булу шатлыклары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International