Иртәгә, 1 сентябрь көнне, Татарстанда көчле җил, яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә.
«Республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал», — дип кисәтә Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге.
Синоптиклар кисәтүенчә, кайбер районнарда һәм башкалабыз Казанда кичке һәм иртәнге якта яшен, урыны белән боз явуы да ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исүче талгын җилнең секундына 17-22 метрга кадәр тизләнүе мөмкин.