Хөрмәтле татарстанлылар һәм Чүпрәле районы халкы!
Сезне Республика көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан Республикасының , халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы. Бу – безнең республикабызның үсеше, уңышы һәм алга баруы нигезе.
Безнең Чүпрәле районы Республика белән бердәм ритмда яши һәм үсә. Һичшиксез, туган районыбызның уңышларында һәм казанышларында һәрберебезнең хезмәт өлеше бар. Нәкъ менә шуңа күрә бу бәйрәм төрле яшьтәге кешеләрне – районыбыз үсешенең чишмә башында торган һәм аның тарихына күп кенә якты сәхифәләр язган атказанган ветераннарны; бүген аның икътисадын үстерүче, сциаль өлкәсен камилләштерүче хезмәт ияләрен, иртәгә уңышлары белән горурландырачак балаларны берләштерә. Һәм мин районыбызның алда да перспективалары бик яхшы булуына, танын да үсеш алачагына ышанам.
Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм барыннан да элек, районыбызның, республикабызның мәңге шулай чәчәк атуын телим! Тормыш күңелле һәм бәхетле булсын, балалар шатланып көлсен, яшьләр уңышлы укысын һәм тырышып эшләсен, һәркем үзен кирәкле һәм эшлекле итеп тойсын! Район, республика үсешенә керткән өлешләре, кече ватаннарына мәхәббәт һәм тугрылыклары өчен барлык чүпрәлеләргә дә рәхмәт сүземне җиткерәм. Һәркемгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим!
Бәйрәм белән! Республика көне белән!
Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров