Республика көнен һәм Чүпрәле районы оешу көнен бәйрәм итү 27 августта башланып китте.
Район үзәгендә иртәдән бал ярминкәсе оештырылган иде, белем бирү учреждениеләре дә күргәзмә әзерләп, анда уку процессы эшчәнлегендә үз проектларын күрсәттеләр. Моннан тыш, район халкының йорт яны участогы продукцияләреннән күргәзмә дә бар иде.
Бәйрәм үзешчән артистлар һәм фольклор коллективларның концерт программалары белән үрелеп барды.
Бәйрәмнең рәсми өлеше район башлыгы Марат Гафаровның котлавыннан һәм район үсешенә зур өлеш керткән алдынгыларны бүләкләүдән башланды. Урып-җыю алдынгылары бүләкләр белән билгеләп үтелде, шулай ук районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медальләр тапшырылды. Мактаулы исемнәр, ТР Президенты Рәхмәт хаты, ТР Муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Кич белән чүпрәлеләр һәм кунаклар өчен «Чупрәле» паркында концерт программасы оештырылды, анда эстрада артисты Илдар Рәкыйпов чыгыш ясады.