27 августта, Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле районы оешу көне алдыннан, модульле чаңгы базасын ачу тантанасы булды.
Чүпрәле районында яңа спорт объекты барлыкка килү белән район башлыгы Марат Гафаров котлады. Ул шулай ук әлеге спорт төре белән актив шөгыльләнүче һәм югары казанышлар яулаган һәм разрядлары булган спортчыларга бүләкләр тапшырды. Объектны сафка бастыруга зур өлеш керткән төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Спорт объектының мәйданы якынча 100 кв.м. тәшкил итә һәм киенү зоналары, бәдрәф, душ, тренер бүлмәләре, чаңгыларны саклау һәм хезмәт күрсәтү өчен бүлмәләр, 100 комплект чаңгы экипировкасы белән тәэмин ителгән, Кар чанасы да бар һәм аны саклау өчен бүлмә дә каралган.
Яңа ачылган Чаңгы базасы Сабантуй мәйданында урнашкан.