27 августта район башлыгы Марат Гафаров җитәкчеләр һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов белән берлектә яңа уку елына азык-төлек блогларын яңарткан кайбер мәктәпләрнең әзерлеген тикшерде. Алар 1863 елда ук нигез салынган Матак урта мәктәбендә булдылар. Исегезгә төшерәбез, берничә ел биредә капиталь ремонт ясалган иде, ә быел ашханәдәге азык-төлек блогы да яңартылды.
- Мәктәп яңа уку елы башлануга да тулысынча әзер. Быел бездә 60ка якын бала белем алачак. Барлык башлангыч сыйныфлар да бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән, - дип билгеләп үтте учреждение директоры Марина Ермолаева.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов сүзләренә караганда, азык-төлек блогларын яңарту Чүпрәле районының җиде мәгариф учреждениесендә башкарылган, бүгенге көндә алар барысы да төгәлләнгән. Киләсе елда шулай ук 2 мәктәптә азык-төлек блокларын ремонтлау көтелә.