27 августта Чүпрәле районына илнең төрле почмакларыннан иң яхшы умартачылар җыелды. Бу көнне район үзәгендә III төбәкара бал ярминкәсе оештырылды.
Бүгенге ярминкәдә Россиянең 7 төбәгеннән: Ульяновск өлкәсе, Мордовия, Чувашия, Түбән Новгород һәм, әлбәттә инде, Татарстан Республикасы, Чүпрәле районыннан гына да 30дан артык умартачы катнашты.
Умартачылар төрле сортлы бал, серкә, перга, кәрәз тәкъдим итте. Бәяләр дә кулай иде.
Умартачыларның сүзләренә караганда, сатып алучыларның иң популяр бал төре булып юкә кала. Ул бик тәмле, шулай ук дәвалау үзенчәлекләре дә аз түгел.
Ярминкә ачылу белән барлык катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров сәламләде.
- Ярминкә безнең районда өченче тапкыр үткәрелә һәм катнашучылар елдан-ел арта бара. Димәк, районда умартачылык үсә. Бүгенге көндә 300 дән артык умартачы исәпләнә, бу 2500 дән артык умарта күче дигән сүз. Киләчәктә дә умартачылыкны үстерүгә зур игътибар биреләчәк, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.
Соңыннан җитәкчеләр һәм чарада катнашучылар ярминкәнең барышы белән таныштылар, балның төрле сортларын һәм балдан әзерләнгән продукцияне татып карадылар.