Быел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләре бусагасын 174 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы укучыларының 62-сенә портфельләр, 75 сенә социаль җыелма, 6 сына мәктәп формасы тапшырылачак.
Акция 2007 елның декабрендә тормышка ашырыла, һәм анда, гадәттәгечә, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, иганәчеләр, битараф булмаган кешеләр катнаша.
Исегезгә төшерәбез, мәктәп портфельләрен тапшыру үткән атнада ук торак пунктларда гражданнар җыеннары үткәрү кысаларында башланды.
Педагогларның традицион август киңәшмәсе алдыннан, амфитеатрда 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә һәм Иске Чүпрәленең күппрофильле лицеена барачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды. Чарага 13 укучы чакырылган иде.
Уку елы башлану белән аларны район башлыгы Марат Гафаров һәм ТР мәгариф министры урынбасары-ТР мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов котладылар. Балаларга яхшы билгеләр, ә иң мөһиме сәламәтлек теләделәр.
Тантанада иганәчеләренең берсе "Фламинго" ширкәте җитәкчесе Альфред Низамов та катнашты.