Әмир хәзрәт Аббазовка Чүпрәле районының 90-еллыгы медале тапшырылды

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

   21 августта Иске Чүпрәле авылы мәчете имам-хатыйбы, районыбызның хөрмәтле кешесе Әмир хәзрәт Аббазовка Чүпрәле районының 90-еллыгы медале тапшырылды.

   Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, район пенсионерлары һәм ветераннар советы вәкилләре килгән иде.

   Кунаклар аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм, һичшиксез, киләсе елда юбилей көнендә очрашырга сүз куештылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International