Чүпрәле районы Шланга авылында гомер итүче Бибинур апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

    Шушы көннәрдә Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче Бибинур Юныс кызы Мәхмүтова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле дата белән аны Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов котладылар. Җылы теләкләр белән беррәттән тантана сәбәпчесенә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән открытка һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырылды.

    Юбилярның бала-чагы авыр сугыш елларына туры килә. Аңа яшьтән олылар белән беррәттән колхоз эшендә эшләргә, ачлык-ялангачлыкны да татырга туры килә.

   - Безнең буын нык, эштән курыкмадык, ничек тә дошманны җиңәргә дә кирәк иде, - ди ул.

   Бибинур апа Украинада Шланга авылыннан килгән Фәүзелҗанга кияүгә чыга. Алар Украинада яхшы тормыш эзләгәп өйргәндә таныша һәм гаилә корып җибәрә. Гаиләдә беренче бала - кыз туа. Шушы балага 3 ай булгач, бу гаилә туган якларына әйләнеп кайта. "Башта иремнең әти-әнисе белән яшәдек, аннан үз йортыбызны төзеп чыктык" - ди ул.

    Бәхетле гаиләдә 12 бала туа. Кызганычка каршы, бүген аларның 9ы гына исән. 

    Бибинур апаның ире 11 ел элек вафат була. Бүгенге көндә ул улы Фәнис белән туган йортында яши. Балалары төрле шәһәрләр һәм районнар буенча таралышканнар. Сүз уңаеннан, алар барлык районнарда да бар диярлек: Чаллыда, Азнакайда, Мөслимдә, Казанда һәм башка районнарда.

   Яраткан әнисенең туган көнендә алар барысы бергә туган йортына җыелдылар.

   Бүгенгесе көндә юбилярны 18 оныгы һәм 23 оныкчыгы шатландырып яши! 

  Авылда да юбилярны бик хөрмәт итәләр. Буген дә ул мөнәҗәтләр иҗат итеп, аларны узе башкара.

   Озак яшәү серен ачып, Бибинур апа Аллаһы Тәгалә кушканча, һәрвакыт кешеләргә карата мәрхәмәтле булып яшәргә кирәк, ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International