Районыбызда бу көннәрдә "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында алынган мәктәп портфельләре ияләренә – беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларга тапшырыла башлады.
Агымдагы елда район буенча беренче тапкыр мәктәп ишекләрен 100дән артык бала ачып керәчәк. Алар арасында аз керемле, ишле гаиләләрдән булган, әти-әнисе инвалид яки эшсез балалар да бар. Портфельләр дә нәкъ шундыйларга тапшырыла.
Яңа Чокалы авылында яшәүче Фәния һәм Ранисның быел икенче балалары Диас беренче сыйныфка укырга керәчәк. Фәния агрофирма филиалында сыер савучы булып эшләгән, әлегә өченче баласы белән декрет ялында, өйдә тора. Әти кеше Ранис көтү көтә. Мәктәп портфелен иңнәренә киеп куйгач Диас бик шатланды, шундук эчендә ниләр барлыгын карарга тотынды. Фәния дә мәктәп кирәк-ярагының шул рәвешле килүен үз гаиләләренә зур ярдәм булуы турында әйтте.
– Без инде балаларны мәктәпкә барырга хәлдән килгәнчә әзерләдек. Тик әлләни җәелә алмыйсың шул – укучының костюм-чалбары гына да 5-6 мең сум тора, - ди ул.
Мәктәп портфельләрен укучыларга тапшыру тантаналы шартларда Зур Аксу, Чуваш Бизнәсе, Иске Чокалы, Түбән Чәке авылларында да узды. Балаларның иңнәренә портфельләрне район башлыгы Марат Гафаров кигезде.
– Портфельләрегездә гел яхшы билгеләр генә йөрсен, - диде ул, булачак укучыларга һәм аларның әти-әниләренә уңышлар теләп.