Районда беренче тапкыр балык тоту ярышлары узды.
Алешкин-Саплык авылындагы «Дуслык» күлендә үткән әлеге ярышларда 60 тан артык кеше катнашырга теләк белдерде. Чара Сергей Хабибуллин истәлегенә багышланды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов ярышта катнашучыларны тәбрикләп, сәламәтлек, яхшы кәеф, балык тотуда уңышлар теләде. Оештыручы һәм иганәчеләргә: шәхси эшмәкәрләр Ринат Бикмөхәммәтовка һәм Виктор Марковка әлеге гадәти булмаган тәкъдимнәре өчен рәхмәт белдерде.
Ярышларга баш судья Василий Битяков хөкемдарлык итте. Ярыш шартлары буенча, балыкчылар күл ярында бер-берсеннән 7 метр ераклыкта урнашырга тиеш иде, бер генә балык тоту ятьмәсе кулланырга рөхсәт ителде, җим салу өчен 15 минут вакыт бирелде.
Балыкчылар балык тоткан арада, ике пешекче: Александр Кочеваров һәм Андриян Артемьев «Ковчег» кафесында кунаклар һәм катнашучылар өчен “Уха” ашы әзерләде, сәхнәдә артистлар чыгыш ясады, балалар өчен төрле конкурслар үткәрелде. Чувашия Республикасы артистларының чыгышы барлык кунаклар өчен дә зур бүләк булды.
Ярышларга 3 сәгать вакыт бирелде, соңыннан 4 номинация буенча җиңүчеләр ачыкланды.
«Иң яшь балыкчы» номинациясендә 1нче урынга - Амелия Яфизова, 2нче урынга - Риназ Волков, 3нче урынга Арсений Пришельцев лаек булды.
"Иң авыр балык» номинациясендә 1нче урынны - Рәзил Фәтхуллин, 2нче урынны - Василий Журавлев, 3 урынны Николай Мутин алды.
Балыкны иң беренче тотучы Святослав Иноходцев иде. Ул да бүләкләнде.
«Иң зур балык» номинациясендә 1 урын - Гадел Салихов, 2 урын - Андрей Пляшев, 3 урын - Дмитрий Бронскийга чыкты.
«Өлкән балыкчылар» итеп Николай Иванцов һәм Сергей Кочеваровны, ә «Хатын-кыз балыкчы» буларак Надежда Кузнецова һәм Зоя Натюнованы билгеләделәр.
Җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.