Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 13 августы, җомга

  Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 13 август кич, 14 август төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

   Бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International