«Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пункты Чүпрәлегә килде

2021 елның 13 августы, җомга

   Татарстанда «Бердәм Россия»партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады. Проектның максаты-социаль-икътисадый проблемаларны алга таба хәл итү өчен республика гражданнарыннан теләкләр һәм наказлар җыю. Кабул итү пунктлары автобусларда урнашкан, алар Татарстанның 500дән артык торак пунктын йөреп чыгачак. Кабул итүнең мобиль пунктлары белән бергә «Минем депутатым» проекты да эшли. 
   Бүген мобиль кабул итү пункты РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Александр Терентьев белән бергә Чүпрәле районы территориясенә килде. 
   Беренче булып Яңа Уби авылы сайлаучылары үз сорауларын бирде. Авыл кешеләренең төп мәсьәләсе - су белән тәэмин итү. Авылда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, кайбер урамнарда кешеләр сусыз утыра, коелар кибә. Шулай ук авыл халкыннан юлларны төзекләндерү турында да наказлар бирелде. 
   Аннары мобиль пункт Иске Чүпрәле авылына килде. Халык мобиль кабул итү пунктына үзәкләштерелгән канализация челтәре төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук азык-төлеккә бәяләрне җайга салу турында да сораулар күтәрелде, шәхси сораулар да яңгырады.
   Мобиль кабул итү пунктлары алга таба да Татарстан авылларына барачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International