12 августта "Чемпион" спорткомплексында бадминтон буенча парлы категориядә ярышлар узды. Турнирда безнең районнан 16 спортчы катнашты.
Нәтиҗәләр буенча 1 нче урынны Фәнил Яфизов, Валерий Юманов; II урынны Сингх Раджеш Кумар, Сергей Юманов; III урынны Данил Ефимов, Рәсим Нуртдинов; III - урынны Мушарапов Салават, Дилүс Мавлиханов яулады.
Катнаш парда I – урынны Ләйлә Яфизова, Сингх Радңеш Кумар; II – урынны Айгөл Яфизова, Валерий Юманов; III – урынны Ралина Мөдәрисова, Фәнил Яфизов, һәм Мөдәрисова Айсылу, Исхаков Раил бүлеште.
Спортчыларны 14 августта, шимбә көнне, «Чупрәле» паркында узачак тантаналы чарада бүләкләячәкләр.