12 августта Физкультурачылар көненә багышланган оешма һәм учреждениеләр арасында ГТО нормативларын тапшыру буенча спорт чарасы узды.
Чүпрәле районы Советы һәм Башкарма комитет (район администрациясе) иң беренчеләрдән булып Иске Чүпрәле авылының ГТО мәйданчыгында күнегүләр тапшыруга кереште.
Чарада яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, мәгариф бүлеге методисты, ГТО тестлау үзәге белгече Илнур Мәвзютов катнашты, алар спортчыларны тестлар программасы белән таныштырдылар, уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр теләделәр.