12 августта Чүпрәле районының Югары Каракитә авылында яшәүче иң өлкән һәм хөрмәтле хатын-кызларның берсе - Гөлҗиһан Лотфулла кызы Газизова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов килгән иде. Алар Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырып, саулык, балалар шатлыгы теләделәр.
Гөлҗиһан әби 90 яшьлек юбилее белән котлаганда, аңа киләсе юбилейга шулай ук бүләкләр белән килергә вәгъдә иттеләр, дип искә төшерде. "Мин үз вәгъдәмне үтәдем, 95 яшькә кадәр яшәдем" - дип көлә. Җавап итеп, җирлек башлыгы Рафыйк Җамалетдинов 100 яшькә җиткәнче яшәгез, тагын киләбез дип вәгъдә итте.