Чүпрәледә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз категориядә бадминтон буенча ярышлар узды

2021 елның 13 августы, җомга

   Физкультурачылар көненә багышланган спорт уеннары атнасын дәвам итеп, Иске Чүпрәле авылының «Чемпион» спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз категориядә бадминтон буенча ярышлар узды.

   Ярышлар башланыр алдыннан уенда уңышлар теләп Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов һәм Чүпрәле районында бадминтон буенча федерация президенты, тренер Сингх Радңеш Кумар чыгыш ясадылар. Алар әлеге бәйрәм белән котлап, уенда уңышлар теләделәр.

  Хатын-кызлар арасында уен нәтиҗәләре бик тә тәэсирләндерерлек булды:
1 урын-Ләйлә Яфизова;
2 урын-Айгөл Яфизова;
3 урын-Анастасия Макарова;
3 урын-Айсылу Мөдәрисова.
   Ир-атлар арасында:
1 урын-Сергей Юманов;
2 урын-Валерий Юманов;
3 урын-Рәсим Нуртдинов;
3 урын-Фәнил Яфизов.
   Исегезгә төшерәбез, бу атнаның пәнҗешәмбесенә бадминтон буенча парлы категориядә ярышлар планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International