“АгроТрансПорт” җәмгыятендә урып-җыеласы мәйданның 90 процентында эш төгәлләнгән

2021 елның 13 августы, җомга

   Бүгенге көндә җәмгыятьтә Анатолий Хохлов, Илмас Низамов җитәкчелегендәге “Тукано” комбайннары 114 гектар мәйданны биләгән “Йолдыз” сортлы сабан бодае басуында бодай суктыралар. Сабан бодае культурасы хуҗалыкта 1024 гектар мәйданны били, кышкы бодай исә 1000 гектар, арпа – 160, солы культурасы 123 гектар  мәйданда чәчелгән булган. Сабан бодаеның һәр гектардан чыккан уңышы 25 центнерны тәшкил итә.

   - Агымдагы елда бөртекле культураларның уңышы, үткән ел белән чагыштырганда, азрак. Җирне эшкәртү, чәчү, үсемлекләрне тәрбияләү чорында үткән елдагы кебек үк барлык агротехник таләпләр үтәлсә дә, быел яңгырларның яумавы уңышка тискәре тәэсир итте. Әмма ни генә булмасын, җыеп алырга кирәк. Коры килеш җыеп алып, амбарларга салынган иген генә синеке була бит әле, кырдагысы синеке түгел. Комбайнчыларыбыз барысы да еллар дәвамында сыналган механизаторлар. Иртәнге яздан башлап, кара көзгәчә басуда хезмәт куялар, бер-берсе белән ярышып эшлиләр, - ди җәмгыять агрономы Илдар Усманов.

   Механизаторлар Анатолий Хохлов, Илмас Низамов җир сукалау, культивацияләү, чәчү, үсемлекләрне тәрбияләп үстерү, ашлама кертү һәм үсемлекләр өчен кирәкле булган башка агротехник эшләр башкару белән шөгыльләнәләр. Икесе дә район комбайнчылары арасындагы ярышта “Тукано” маркалы комбайннары белән алдынгы урыннарда баралар. Суктырылган игеннәрне КамАЗ автомобильләре белән ындыр табагына кайтарып, чит илдә эшләнгән “Петкус” маркалы, бер үк вакытта ашлыкны чистарту һәм  киптерү эшләрен башкаручы агрегат аша чыгарып, амбарларга салалар. Җәмгыятьтә барлык эшләр дә бер-бер артлы алып барыла, игеннәре суктырылган басулардан саламы җыелып алына, аннан җирне сукалыйлар. Илдар Усманов әйтүенчә, җәмгыятьтә 20 августтан көзге чәчүгә керешергә ниятлиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International