Дүртенче чакырылыш район Советының унберенче утырышын чакыру турында

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

   Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 11 августындагы 34 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының унберенче утырышы чакырыла.

  Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында» 15.12.2020 ел, № 4/2 Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2) Муниципаль районнарның (шәһәр округларының) бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән дотацияне алмаштыруны килештерү турында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының аерым муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү турында.
4) Төрле.
   Район Советы утырышы 2021 елның 16 августында сәгать 10:00 Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International