Татар Төкесе авылында яшәүче Идиятулла Хасиятулла улы Халитовка 90 яшь тулды

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

   Бүген Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында яшәүче Идиятулла Хасиятулла улы Халитовка 90 яшь тулды. 
   Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллин килде.
Кунаклар ветеранны юбилее белән котладылар һәм РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр. 
   Идиятулла Халитов күп балалы гаиләдә туа. Ачлык елларында аның туганнары  вафат була. Кече яшьтән үк ул гаиләдә тугыз бала булуын хәтерли һәм әбисе сүзләренә караганда, тугыз баланың берсе генә  ул исән калган. "Мөгаен, бик яшәүчән булганмындыр", - ди Идиатулла абый.
   Сугыш еллары аларның гаиләсе өчен бик авыр еллар була. Ул яшьли эшкә җигелә. Күп еллар урман кисеп, урманчылыкта эшли. 
   Хатыны белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Хатынының бу дөньядан киткәненә 15 ел вакыт узган. Ике улын да җирләгән юбиляр. Хәзер аның белән улы Самиулла яши. Ике кызы Ульяновск өлкәсендә тора.
Кызлары еш кына кайтып йөриләр. Күршедә Люция Идрисова да көн саен хәл белешә, хуҗалык эшләрендә булышып тора, чөнки Идиатулла абыйның улы инфаркттан соң хәтерен югалта.
Хәзерге вакытта юбилярның 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International