Авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар бер үк вакытта ике мәйданчыкта узды: Иске Чүпрәледә ГТО һәм «Акчарлак» йөзү бассейны артындагы футбол кырында.
Уен алдыннан, традиция буенча, ярышларны ачу тантанасы булды, анда спортчылар белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Чүпрәле районында футбол федерациясе президенты Айрат Усманов очрашты һәм футболчыларга уңышлар, җиңүләр, матур уен теләп, матч башлану турында игълан ителде.
Авыл җирлекләреннән җиде команда призлы урыннар өчен көч сынашты: Иске Чүпрәле авылыннан ике команда, Кече Чынлы, Городище, Чуаш Чүпрәлесе, Иске Кәкерле авыл җирлегеннән.
Мини-футбол буенча ярышлар нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
1 урын-Иске Чүпрәле авыл җирлеге;
2 урын-Яңа Элмәле авыл җирлеге;
3 урын-Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге.