Чүпрәледә «Цильна» җәмгыяте игенчеләре бөртеклеләрне җыюны төгәлләделәр

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

   Чүпрәле районында беренчеләрдән булып «Цильна» җәмгыяте игенчеләре бөртеклеләрне җыюны төгәлләделәр.

   Уңыш өчен көрәштә комбайнчылар Рафик Шәйдуллов, Илдус Замдиханов, Дмитрий Шалагин, Фәнис Вәлиев, Илгиз Миначев һ.б. үз көчләрен кызганмыйча эшләделәр һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

   Җәмгыятьтә, катлаулы шартларда (чәчү башыннан бирле явым - төшем булмады) иң югары уңыш-гектардан 30 центнерга якын чыга.

  Афәрин, «Цильна»лылар! Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International