6 август көнне Татар Шатрашаны авылында яшәүче Хөсәенов Зарифулла Шәйхетдин улына 90 яшь тулды. Бу истәлекле дата белән аны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов котлады. Котлауларга шулай ук авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов, җирле китапханә һәм мәдәният йорты вәкилләре дә кушылды.
Юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырылды. Сәламәтлек һәм иминлек, туганнарыгызның һәм якыннарының игътибарын теләделәр.
Зарифулла Шәйхетдин улы Татар Шатрашаны авылында туа һәм үсә. Гаиләдә алар 9 бала була. Икесе сабый чагында ук үлгән. Әтиләрен фронтка алалар, бер елдан соң Сталинград янында сугыш вакытында ул вафат була.
Зарифулла абыйга, сугыш елларына балачагы туры килгән башка балалар кебек үк, бик авырга туры килә.
Кечкенәдән колхозда эшли башлый. "Бер телем икмәк өчен бар эшне башкардык", - ди ул. –Тик беркайчан да урламадым, намус белән эшләдем.
Аның бөтен гомере колхозда уза. 30 еллап ул авылда имам булып эшли һәм бүгенге көндә дә мәчеткә йөри. Бүген дә туган көнендә мәчеткә җомга намазына барган.
Тормыш иптәше белән 60 ел бергә гомер кичерәләр. Гаиләдә өч бала туган. Юбилярның 2 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.