Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветеранын котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов килгән иде. Алар ветеранны юбилее белән котладылар һәм РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.
Җәмилә Гайнетдин кызы Кече Чынлы авылында туа. Сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь була. Сугыш елларында аңа, башка яшьтәшләре кебек үк, күп хезмәт куярга туры килә. Җәмилә әби колхозда да эшли, бераз үсә төшкәч исә аны урман кисәргә җибәрәләр.
- Безне урман кисәргә алып киткәндә әни төенчегемә биш пар чабата, беркүпме икмәк тыгып җибәргән иде. Товар вагоннарында барганыбызны хәтерлим, бик салкын иде, ачлык та үзәккә үтте инде. Урманда коры ботаклар һәм үлән җыеп, учак кабызып, аның янында үзебез дә җылына, ипи кисәкләрен дә эреткәнебез әле дә хәтердә. Бик авыр еллар булды, - дип искә ала Җәмилә әби ул вакытларны.
Аннан кайткач исә колхозда басуга башак җыярга да йөри, көлтә дә бәйли, бәрәңге дә кәтмәнли, җир дә баса. Нинди эшкә кушсалар шунда йөри.
Сугыштан соң колхозда бозау караучы булып эшли башлый. Аннан авылдашы Миргасим Гайнулловка кияүгә чыга. Алар ире Миргасим Арифулла улы белән бер-берсен хөрмәтләп яшиләр. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә гомере буе колхозда хезмәт куялар. Барлык балаларына да аякка басарга, тормышта үз урынын табарга булыштылар.
Бүгенге көндә Җәмилә әби авылда ялгызы яши. Тик балалары аны ялгызын калдырмаска тырышалар, атна саен кайтып, хәлен белешеп, ярдәмләшеп китәләр. Җәмилә әбинең исә әлегә туган нигезен калдырып, балаларына күченеп китәсе килми икән. Бүгенге көндә юбилярның 9 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Кунакларга да Җәмилә әби бик шат иде, аларны үз аякларында, ишек катында ук каршы алды.
- Бүгенге көнем белән бәхетле мин, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, яшәү матур бит, - ди Җәмилә әби бүгенге көнгә куанып.