Татарстанның 484 257 баласына 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирелде

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

     Бүгенге көннән Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләргә кереште.

     Гаризалар 3 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк.

     Түләүләр гариза бирүче тарафыннан күрсәтелгән счетка акчасыз күчерү юлы белән гамәлгә ашырыла. Бу Россия Федерациясе территориясендә эш итүче теләсә кайсы түләү системасының банк счеты (сберкнижка) яки банк картасы булырга мөмкин.

     10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә Татарстанның 563 мең баласы дәгъва итә. Түләүләрнең гомуми суммасы 5,63 млрд. сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International