Бүген район башлыгы Марат Гафаров һәм агросәнәгать идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов «АгроТрансПорт» ҖЧҖ кырларында һәм «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» кырларында булдылар һәм иң югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы игенчеләрне хөрмәтләделәр.
«АгроТрансПорт» ҖЧҖ комбайнчысы Анатолий Хохлов һәм «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» комбайнчысы Фәрит Яруллин район башлыгы Марат Гафаров һәм агросәнәгать идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов кулыннан Рәхмәт хатлары, күчмә Кызыл Байрак һәм акчалата премия алдылар.