Татарстанда көчле яңгыр һәм җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

2021 елның 3 августы, сишәмбе

   Иртәгә, 4 августта, Татарстан территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

   3 августта 22 сәгатьтән 4 августның 22 сәгатенә кадәр төнлә һәм көндез, республикада урыны белән яшенле яңгыр көтелә, шулай ук җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр, көчәйгәндә 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

   Чәршәмбе көнне Татарстанның көнчыгышында көчле эсселек көтелә, көндез +32дән +37 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Республиканың көнбатыш өлешендә бераз түбәнрәк 25-28 градус, көньякта 29-32 градуска кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International