Чүпрәле районының "Чемпион" спорт комплексында ВДВ көненә багышланган «катнаш парлы категория» бадминтон буенча 19 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар арасында ачык турнир узды.
Чараның тантаналы өлешендә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, чакырылган кунакларны Тәлгать Халитов (85-86 еллар хезмәт иткән) һәм Илмир Кәлимуллин (75-77 еллар хезмәт иткән) белән таныштырды һәм сугышчы-интернационалистларның район Советы Рәисе Виктор Петуховка рәхмәт белдерде, чөнки аның инициативасы белән оештырылган иде турнир һәм Чүпрәле районында бадминтон буенча федерация президенты, тренер Раджеш Кумар ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Финалистларның барысы да медальләр, грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнде, һәр спортчы үзен яхшы яктан күрсәтте. Без аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!