Иске Чүпрәле авылында үзәк зиратны җыештыру буенча өмә үткәрелде

2021 елның 31 июле, шимбә

   Бүген Иске Чүпрәле авылында үзәк зиратны җыештыру буенча өмә үткәрелде.

   Мондый өмәләр, гадәттәгечә, ел саен үткәрелә.  
   Бу өмәгә бик күп кеше җыелган иде. Территорияне чистартуга район башлыгы Марат Гафаров, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, вәкилләре дә чыкты. Авылның кайбер кешеләре дә җаваплы эштән читтә калмады.

   Биредә территорияне чистарту эшләре алып барылды, кемдер куаклар җыештырды, кемдер кисте. Җыелган чүпне тракторга төяделәр. Шулай итеп, уртак көч белән зиратның керү мәйданы чистартылды, киңәйтелде һәм яктыртылды.
   Үз Инстаграммында район башлыгы Марат Гафаров өмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

   Күп эш башкарылды, әмма бер көн эчендә барысын да башкарып чыгу мөмкин түгел. Мондый өмәләр алга таба да дәвам итсен иде һәм анда авыл халкы да күбрәк катнашсын иде дигән теләк белдерәсе килә. 

   Гөлҗиһан Шәрәпова:
   - Биредә минем әни җирләнгән. Мин аның каберенә еш йөрим, бу юлы да читтә кала алмадым. Чөнки игелекле эш һәрвакыт безгә Ходай Тәгалә тарафыннан игелек белән кайтачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International