Чүпрәледә малларны җәйге лагерьларга чыгару турында сөйләштеләр

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

   Соңгы вакытта көннәрнең җылынуы район хуҗалыкларында һәм агрофирма филиалларында малларны җәйге лагерьларга күчереп асрый башлау өчен мөкинлекләр тудырды. Мөгезле эре терлекнең лагерьларга үз вакытында күчеп, яшел чирәмгә керүенең әһәмияте зур. Нәкъ менә җәйге чорда еллык сөтнең 50-60 проценты җитештерелә.

   Малларны кисәк фермалардан җәйге лагерьларга күчерүнең, әлбәттә, үзенә генә хас мәшәкатьләре бар. Иң беренче чиратта, саву һәм суыту җиһазлары тәртиптәме, бозаулату һәм ясалма орлыкландыру урыннары булдырылганмы, малларны ашату һәм эчертү ничек көйләнгән, терлекләрнең һәм көтүчеләрнең ял итү урыннары җиһазлымы - боларның барысы да яхшы уйланып, продукция җитештерүгә уңай йогынты ясарлык хәлдә булуыны игътибар бирелергә тиеш.

   Дементьево исемендәге агрофирманың Яңа Чокалы филиалы базасында үткән семинарда да сүз әнә шул хакта барды. Семинарда хуҗалыклардагы терлекчелек тармагы белгечләре катнашты.

   - Маллар фермаларда күбесенчә коры азык – салам ашыйлар, шуңа да терлекләрне җәйге лагерьларга күчергәнче биредәге кардаларга салам ташып куярга кирәк, тозның булуы да мөһим роль уйный. Малларның рационына да игътибар итәргә кирәк,  терлекләрне әкренләп кенә җәйләү чорына күчеререргә, югыйсә, сыерлар адаптация чоры үтмичә, продукцияләрен киметергә мөмкиннәр. Көтүлектә һәм җәйге лагерьда су эчертүне дөрес оештыруның да әһәмияте зур,-диде үзенең чыгышында азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

   Семинар вакытында, шулай ук, җәйге лагерьда асрау чорында биредәге ясалма орлыкландыру пункты да, малларның тоякларын кисү вакыты да күрсәтелде. Шулай ук, семинарчылар игътибарына малларның буазлыгын ничек билгеләп булу ысулы да тәкъдим ителде. Район ветеринария оешмасы җитәкчесе Айрат  Иматдинов малларны төрле бөҗәкләрдән, зарарлы авырулардан профилактикалау мәсьәләләрен күтәрде. Айваз Абязов төрле дәүләт программаларында катнашу мөмкинлеге турында сөйләде.

   Семинарда катнашучыларга, шулай ук, җәйге лагерьларда асрау чорында агрофирма филиаллары, хуҗалыклар арасында “Иң яхшы җәйге лагерь” һәм “Иң яхшы ясалма орлыкландыру пункты” конкурсы игълан ителүе турында да әйттеләр.

   Җәйләү - мул сөт чоры, әмма аннан отышлы файдаланганда гына. Шуңа да терлекчелек тармагында фермаларда асрау вакытындагы барлык чаралар да җәйге лагерьларда да дәвам иттерелергә тиешлеге ассызыкланды семинарда.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International