2021 елның 19 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегендә Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы, Кооперативная урамы, 10 йорт адресы буенча эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны "Ачык ишекләр" нең бердәм көнендә кабул итү 8(84375) 2-22-91 номерлары буенча алдан язылып башкарылачак.