Чүпрәле районында сугыш ветераннарына һәм ветераннарның тол хатыннарына ТР Президенты бүләкләрен тапшыралар

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

    Районда 9 май–Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм ветераннарының тол хатыннарына бүләк җыелмалары тапшырыла башлады.

    Район башлыгы Марат Гафаров Иске Шәйморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр абый Фәхретдиновның, Уби авылыннан Валентина Калачевның, шулай ук Иске Чүпрәле авылында яшәүче ветераннарның тол калган хатыннарының өйләренә барып хәлләрен белеште, Президент бүләкләрен тапшырды.

    Кызганычка каршы, елдан-ел безнең ветераннар сафы сирәгәя бара. Бүгенге көндә районда нибары ике сугыш ветераны исән, ветераннарның тол калган хатыннары саны–76. Аларның да күпчелеге өй эчендә генә, урамга чыга алмый.

    Бүләкләрне тапшырганда Марат Ринат улы өлкәннәрнең  Бөек Ватан сугышы елларында кичергән авырлыклары алдында баш иеп, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары өчен олы рәхмәт сүзләрен әйтте. Аларга сәламәтлек, тынычлык, иминлек, иминлек теләде.

    –Сез илнең иң авыр вакытларында яшәп, хезмәт куйгансыз. Киләчәгебез якты, матур булсын өчен тырышкансыз. Шушы рәхәтлекне мөмкин кадәр бәхетле картлыкта татырга Ходай насыйп итсен сезгә,-диде район Башлыгы.

    Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чүпрәле районы Бөек Ватан сугышы ветераннары: Әнвәр абый Фәхретдиновка һәм Валентина Калачевага «МНКТ» ҖЧҖ идарәче директоры Тимур Шәймиев исеменнән  дә азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International