29 апрель көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамында урнашкан "Чүпрәле" паркында Россия янгынчылыгы оешуның 372 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.
Бу көнне чүпрәлеләрнең янгын сүндерү техникасы белән танышу, янгын сүндерү бүлекчәсенең эшен карау мөмкинлеге булачак.
Шулай ук кыр кухнясы да эшлиячәк. Чарага теләге булган һәркем килә ала.