24 апрельдә Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кооперативлар, фермер, шәхси хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре Казанда узган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Башкала халкына продукциянең бай ассортименты тәкъдим ителде - яшелчә, сөт продукциясе, икмәк-булка әйберләре, бәрәңге һәм башкалар.
Моннан тыш, мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән дә халыкның күңелен күтәреп торды..