24 апрельдә Чүпрәле районында Бөтенроссия шимбә өмәсе узды. Өмәдә район башлыгы Марат Гафаров та катнашты.
Массакүләм чарага төрле оешма эшчеләре генә түгел, җирле халык та кушылды. Алар үзләренең йорт яны территорияләрен җыештырдылар, агачлар утырттылар, чәчәкләр өчен клумбалар әзерләделәр.
Тырма һәм себеркеләр белән коралланып, барысы да бердәм эшкә кереште: корыган үлән һәм яфракларны, чүп-чарны җыйдылар, тротуарларны себерделәр, агач кәүсәләрен һәм бордюраларны агарттылар. Кыскасы, районның зур бердәм коллективы, алда торган бәйрәмнәргә һәм көтеп алынган җәйгә әзерләнеп, чисталык һәм матурлык тудырдылар.