2021 елның 20 апрелендә хезмәт ветераны Михайлова Евгения Егоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы истәлекле дата белән юбилярны Үби авыл җирлеге башлыгы Владимир Ярухин котлады. Ул Евгения Егоровнага РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Евгения Егоровна 1931 елның 20 апрелендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Яңа Үби авылында туа. Яңа Уби башлангыч мәктәбен тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген яшьли башларга туры килә аңа. Ул В.И.Чапаев исмендәге колхозда эшли, шуннан ук лаеклы ялга да китә.
Ире Михайлов Василий Иванович белән 8 бала - 3 ул һәм 5 кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Бүгенге көндә юбиляр Ульяновск шәһәрендә кызы тәрбиясендә яши.