Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 21 апрель кич, 22 апрель төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин.
Нинди булса бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.