Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаровның Җирле үзидарә көне уңаеннан котлавы

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

                             Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре!

      Сезне һөнәри бәйрәмегез - Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

      Безнең уртак бурычыбыз - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, райондагы һәр торак пунктны яшәү, эш һәм ял итү өчен уңайлы итү. Аны гамәлгә ашыру җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына һәм җаваплылыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, бергә эшли белүенә, теләсә нинди, хәтта иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә карата уйланылган алымнар табуына да бәйле.

    Бүген хакимият органнары ветераннарына аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең тырышлыгыгыз, хезмәтегез нәтиҗәсендә Чүпрәле районының социаль – икътисади потенциалы булдырылды. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

    Сезнең һәрберегезгә нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International