Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге тарафыннан массакүләм СМС-хәбәрләр таратылды

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

   Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның 13 апрелендә ПФР органнары тарафыннан пенсия тупланмалары акчаларын түләү өчен Россия Пенсия фонды сайтының Шәхси кабинеты аша кичекмәстән пенсия тупланмалары акчасына хокукы булган гражданнарга мөрәҗәгать итү кирәклеге турында массакүләм мәгълүмат чаралары таратылган.

  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, СМС – хәбәр Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә элемтәләре күрсәтелгән гражданнарга гына килде, калганнарына мөрәҗәгать почта аша җибәреләчәк.

    Бу мөһим! 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен үзгәртми. Аларны алу хокукына 55 яшь хатын-кыз һәм 60 яшь ир-атлар, шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия гражданнар ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International