Ана капиталыннан файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

     Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. 
          Сертификат хуҗасы капитал акчасын пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотарга дигән карарын үзгәртергә теләсә, ул Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм 6 ай эчендә бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга яисә инвалид баланы социаль адаптацияләүгә юнәлдерергә тиеш. 6 ай эчендә гаилә санап үтелгән вариантларның берсен дә сайлый алмаган очракта бу вакытны сертификат хуҗасының гаризасы нигезендә бары бер тапкыр озайтырга мөмкин. Карар озайтылган срокта да кабул ителми икән, 3 айдан соң Пенсия фонды пенсия тупланмаларын шул ук дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә моңа кадәр тупланма өлеш формалашкан идарәчел компаниягә кире җибәрә.
            Балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән кабул ителгән федераль программа гамәлгә кергәннән бирле 73 сертификат хуҗасы, 2021 елда 2 әни, гариза язып, ана капиталы акчасын булачак пенсияләренә җибәрделәр. Шуларның берсе, фикерен үзгәртеп, сертификат акчасын кире Пенсия фондына кайтарды.
           2007 елдан бүгенгәчә Татарстанда 328500 ана (гаилә) капиталы серитфикаты тапшырылды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International