Мөселманнарның изге Рамазан ае башланды. Беренче көнне үк Чүпрәле мөселман яшьләре ифтар мәҗлесе үткәрергә теләк белдерде.
Бәйрәм чаралары Иске Чүпрәле авылы мәчетендә һәм район үзәгендә Савап-кебаб кафесында узды. Ифтар Чүпрәле районы мөхтәсибәте ярдәмендә эшмәкәрләр белән берлектә оештырылды.
Чарада Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, шулай ук Мордовиядән килгән кунаклар - эшмәкәрләр катнашты.