«ҺӨНӘРИ КЕРЕМГӘ САЛЫМ » - НӘРСӘ УЛ?

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

  Һөнәри керемгә салым - ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин.  Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең  23 төбәгендә кертелә.

   Һөнәри керемгә салым - ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләрнең салым салуның гадәти тәртиптә кулланыла торган башка системаларын исәпкә алып, салым түләргә бурычы кала.

   Яңа махсус салым режимына күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (үзмәшгульләр ) мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли алачак. Бу бизнесны легаль рәвештә алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

   Һөнәри керемгә салымның өстенлекләре.

  Хисаплар һәм декларацияләрнең булмавы: декларацияне тапшырырга кирәк түгел. Керемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә мобиль кушымтада алып барыла;

  Чек кушымтада формалаша: Чекны «Минем салым» мобиль кушымтада формалаштырырга була;

   Иминият кертемнәрен түләмәскә мөмкин: пенсия һәм медицина иминиятенә фиксацияләнгән взносларны түләү бурычы юк;

   Шәхси эшмәкәр статусыннан башка легаль эш: шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмичә генә эшләргә мөмкин. Керем кушымта белешмәсе белән раслана;

  Салым вычеты бирелә: вычет суммасы - 10000 сум. 4% ставка 3% ка кадәр, 6% ставка 4% ка кадәр кими. Хисап автоматлаштырылган.

  Түләүгә салым  санарга кирәкми: салым автомат рәвештә кушымтада исәпләнә. Түләү - киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча;

   Отышлы салым ставкалары: 4% — физик затлардан кергән табыш. 6% - юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән кергән табыш күләме. Башка мәҗбүри түләүләр юк;

  Интернет аша гади теркәлү: инспекциягә визитсыз теркәлү: мобиль кушымтада, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банк аша;

  Хезмәт килешүе буенча  бергә эшләү мөмкинлеге: хезмәт хакы салымны исәпләгәндә исәпкә алынмый. Эш урыны буенча хезмәт стажы өзелми;

  Салым ставкалары: салым ставкасы, һөнәри керемгә салым түләүчегә акча күчергән кешеләргә бәйле (4% физик затлар белән исәп-хисап ясаганда, 6% шәхси эшкуарлар һәм оешмалар белән исәп-хисап ясаганда);

   Барлык җитештерелгән исәп-хисапларны һәм алдан түләүгә салым суммасын кушымта аша ай дәвамында теләсә кайсы вакытта күрергә мөмкин. Салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу чорда салым ставкалары үзгәрмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International