Чүпрәле районында "Чуаш чибәре-2021" конкурсы узды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

   10 апрель көнне Чүпрәле районында "Чуаш чибәре-2021" («Чăваш пики-2021») конкурсы узды. Чараның игътибар үзәгендә тышкы матурлыкка гына түгел, ә үзенчәлеккә, талантка, камиллеккә омтылучы кызлар иде.

   Конкурсантларны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Айрат Фиркат улы Җәләлов сәламләп, бу искиткеч чараның "Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы" кысаларында үткәрелүен билгеләп үтте һәм бу бәйге - халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын һәм иң мөһиме - халкыбызның телен саклап калуыбызның ачык мисалы икәлеген дә искәртеп узды.

  Бу конкурста районыбызның уңган-булган 10 кызы катнашты. Болар: Зур Аксудан Исаева Снежана, Яңа Чәкедән Портнова Алина, Чуваш Бизнәсеннән Мартынова Дарья, Алешкин-Саплыктан Карусева Алия, Яңа Шигалидан Емелькина Яна, Матак авылыннан Барышова Злата, Городищедан Вергайкина Виктория Убидан Павлова Василиса, Чуаш Чүпрәлесеннән Годунова Олеся һәм Иске Чүпрәледән Годунова Алина.

  Конкурсның жюрилары:

   Жюри рәисе - Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов; Чүпрәле районы Чуваш милли-мәдәни автономиясе бүлеге җитәкчесе-Алексей Ярухин; «Чуваш чибәре» республика конкурсы директоры - Сильвия Чаркина; Чүпрәле районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе - Зөлфәт Сәгъдиев, балалар сәнгать мәктәбе директоры Алинә Әхмәтова; Чүпрәле районында Татарстан халыклары ассамблеясы вәкиллеге рәисе – Руслан Шәрәфетдинов; «Сувар» газетасы баш мөхәррире - Ирина Трифонова.

  Конкурс нәтиҗәләре буенча, 1 урынны Алия Карусева яулады, аңа "Чуаш чибәре-2021" («Чăваш пики - 2021») титулы бирелде. Икенче урынга Алина Портнова, өченчегә - Василиса Павлова ия булды. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

   Казанда Чүпрәле данын 1 һәм 2 урыннарны алучы – Алия Карусева һәм Алинә Портнова яклыячаклар.

   Кызларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International