Чүпрәле хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзер

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

  Язгы кыр эшләре башланганчы санаулы көннәр калды, шуңа күрә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов җитәкчелегендәге махсус комиссия район хуҗалыкларында, агрофирма филиалларында һәм КФХларда авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, быел язгы кыр эшләренә төрле маркадагы 275 трактор җәлеп ителәчәк. Быел районда план буенча чәчү мәйданы 42,5 мең гектар тәшкил итәчәк. 11 мең гектар уҗымнарны һәм 8,5 мең гектар күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырырга кирәк булачак.

   Комиссия үз эшен «Эталон-Агро» ширкәтенең «Шәйморза» трактор-машина паркыннан башлады. Язгы чәчүдә биредә 16 трактор катнашачак. Шуннан соң комиссия «Чынлы» ширкәтенең машина-трактор паркында, «Дементьев исемендәге агрофирма» ның Дуван филиалында, «Низамов» крестьян-фермер хуҗалыгында үз эшен дәвам итте.

   Көннең икенче яртысында комиссия техниканың Городище, Бизнә филиалларында, «Агротранспорт» ширкәтендә язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

     Һәр хуҗалыкта тракторлар һәм агрегатлар рәткә тезелде. Комиссия эше барышында тракторларны механизаторлар белән комплектлауга да игътибар иттеләр.

   Махсус комиссия әгъзалары сүзләренә караганда, район хуҗалыкларында техника язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлауга тулысынча әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International