Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итү була

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

   2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре гражданнарны бергәләп кабул итә.

   Кабул итүгә алдан язылу өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) шалтратырга кирәк.
    Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт.
   Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүчеләр шулай ук «Skype» яки «Zoom» программалары аша турыдан-туры тоташып үз сорауларын бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International