Бүген, 7 апрель көнне, Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында яшәүче Макаева Мәксумә Фәйзрахман кызына 90 яшь тулды.
Мәксумә апа 7 сыйныфны тәмамлый, Бөек Ватан сугышы елларында 10 яшьлек кыз өлкәннәр белән беррәттән колхоз кырында да хезмәт куя. Ул вакытта барлык балалар һәм яшүсмерләр печән, башак, дару үләннәре җыйганнар, мал-туар асраганнар, өйдә булышканнар һәм башка күп кенә эшләр башкарганнар.
1959 елда ул авылдашына кияүгә чыга. Ире Әнвәр абый белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән улы вафат булган, ә иң кечкенәсе - балачактан инвалид. Уртанчы улы Рифкать Ульянда яши.
Мәкъсүмә Фәйзрахман кызы озак еллар Иске Шәйморза участок хастаханәсендә эшли.
Хәзерге вакытта юбилярны оныклары Һәм оныкчыклары сөендерә.
Юбилярны туган көне белән Чүпрәле районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова котладылар. Кунаклар юбилярга иминлек һәм тынычлык, сәламәтлек теләделәр. РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.