Бүген «Бердәм Россия» партиясеннән депутат - Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлеге белгече Санатуллова Гөлназ һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Звезда авыл җирлеге башлыгы Денисова Марина белән берлектә, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча махсус проектны гамәлгә ашыру кысаларында, Хорновар-Шигали урта мәктәбенә 3 шахмат җыелмасы тапшырдылар.
Җыелманы алырга "П.В.Дементьев исемендәге агрофирма" җитәкчесе Николаев Владимир Иванович ярдәм итте.
Балалар мондый бүләктән бик канәгать калдылар, ә кунаклар аларга шахмат осталыгына ирешүдә уңышлар теләделәр.