Чүпрәлегә күрше Чувашия Республикасыннан: Шыгырдан һәм Урмай авыл җирлекләренең дин һәм эшмәкәрлек вәкилләре кунакка килде. Очрашуның төп максаты – эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә нәтиҗәлелекне арттыру, турыдан-туры бизнес-элемтәләрне киңәйтү, тәҗрибә уртаклашу, дустанә мөнәсәбәтләр булдыруны күздә тотты.
Район башлыгы Марат Гафаров кунакларны сәламләп, Чүпрәле районының социаль-икътисади потенциалы белән таныштырды. Кече һәм урта бизнесны үстерү, төрле ярдәм чараларын куллану, нинди ташламалар һәм субсидияләр барлыгы, шулай ук киләчәккә планнар турында сөйләде.
Марат Гафаров аеруча, «Чүпрәле» сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлегенә аерым тукталды. Анда бүгенге көндә җирле резидентлар, шулай ук Ульяновск өлкәсе вәкилләре актив эшчәнлек алып бара. Киләчәккә мәйданчыкны резидентлар белән тутыру һәм бу уңайдан анда Чувашия Республикасыннан вәкилләрне дә күрүгә өмет белдерде.
– Чүпрәле – нигездә авыл хуҗалыгы районы, эшмәкәрлек тә үсә. Моңа күп санлы программаларның булуы ярдәм итә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан да зур ярдәм күрсәтелә. Безнең киләчәккә дә проектларыбыз шактый. Моның өчен башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнәбез. Төрле өлкәләрендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләрен барлыйбыз, кайбер кәсеп-шөгыльләрне үзебездә булдырырга уйлыйбыз. Бүгенге көндә районда эшкәртелмәгән җир кишәрлеге юк. Һәрбернең квадрат метр җирнең үз хуҗасы булырга тиеш. Без шуңа омтылабыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Чувашия делегациясе дә дустанә мөнәсәбәтләргә һәм бизнес өлкәсендә алга таба хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр. Түгәрәк өстәл артында кунаклар үзләре турында да таныштырып, нинди юнәлештә эшләүләрен бәян иттеләр.
Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Минсур Валитов сүзләренчә, җирлектә 6000ләп кеше яши. Аларның һәркайсының ниндидер юнәлештә шәхси эше бар.
- Шыгырдан иң зур татар авылларының берсе. Шушы авыл кергән Батыр районында меңнән артык эшмәкәр исәпләнә. Җирлектә генә дә 8 мәчет бар. Ике урта мәктәптә 700гә якын бала укый. Ике балалар бакчасы эшли, анда 200ләп бала йөри. Демографик күрсәткечләр артуга бара. Яшьләр авылдан китми. Әти-әнисе башлаган эшне дәвам итә, йорт төзи, башка чыга. Җирлектә 8 сугым цехы эшли, 2 цехта ит эшкәртү белән шөгыльләнәләр: кыскасы иттән нинди төр ризык ясап була, барысын да әзерлиләр. Моннан тыш, балык үрчетү юнәлешенә бер эшмәкәр үз эшен башлады. Терлектән калган биокалдыкларны эшкәртү цехы да бар, анда сөяк оны ясала. Төзелеш өлкәсендә, материаллар ташу, тимер капкалар, башкасын ясау буенча да осталарыбыз бик күп, - дип сөйләде җирлек тормышы турында башлык.
Урмайда 3000 нән артык кеше яши. Меңләп хуҗалык исәпләнә. Өч мәчет эшли. Урмай авыл җирлеге халкының яшәеше хакында аның җирлек башлыгы Минзаһит Зәйнуллин сөйләп үтте.
Әлеге татар авыллары үзләренең уңган-булганлыклары белән генә түгел, ә дини-әһлакый яктан тәрбияле кешеләренә бай булуы белән гоурлана ала. Бу хакта Чувашия Диния нәзарәте җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллов сөйләде. Мансур хәзрәт әйтүенчә, бу төбәктә дин әһелләре дин өлкәсе белән генә чикләнеп калмыйча, иҗтимагый тормышта актив катнаша.
Аннан делегация «Чүпрәле» сәнәгать мәйданчыгында булды. Булачак сөт кабул итү һәм эшкәртү пунктын, тегү цехын карады. Икмәк заводында җитештерелүче икмәк-булка продукциясе белән танышты.
Кичке якта чүпрәлеләр өчен Урмайлар, мәрхүм Фәрит Гыйбатдинов нигез салган данлыклы «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле һәм «Тамчы» балалар фольклор коллективы катнашында зур концерт-тамаша әзерләнгән иде. Анда мишәр халкының гореф-гадәтләре, йолалары чагылыш тапты, милли җырлар яңгырады.