2021 елның 8 апрелендә 10: 00 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (НДФЛ формасы 3-НДФЛ) " темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.
Вебинар спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Сергеева Ирина Евгеньевна.
Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинарда катнашу түләүсез. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/36629829/8417857
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча һәм ачылган биттә «катнашачакмын» дигәнгә басарга кирәк.